Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районыбыз картингчылары каладан җиңеп кайтты

5-6 октябрь көннәрендә Казанда ФАС кубогына картларда узышу ярышлары булды. Биредә безнең районны яклаучы - Ислам Хәйруллин белән Ильмир Мөэминов та бар иде.

Егетләр үзаларына куелган бурычны тырышып үтәде һәм Исламыбыз җиңүгә иреште. Ул медаль белән бүләкләнеп, әлеге җиңүе өчен чиксез шатланды.
Шулай ук 2017 елгы җәйге сезон буенча йомгак ясап, "Мастер" төркеме, "Пионер" классына керүче Ислам өченче призлы урынга лаек булса, аның уңышын икенче райондашыбыз Ильмир да кабатлап, әлеге үк төркемнең "Национальный А" классында шулай ук өченче урынны яулады. Райондашларыбызга Кубоклар һәм сертификатлар тапшырылды.


Әлеге егетләр белән һәрдаим эшләүче Фәнис Хәйруллинга һәм картингны якын күреп, булдыра алганча ярдәм күрсәткән район ДОСААФына зур рәхмәтләребезне ирештерәсе килә. Аз гына мөмкинлекләрдән файдаланып та зур җиңүләргә ирешкән егетләребезгә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250