Район яшьләр эше һәм спорт бүлеге район беренчелегенә мини-футбол ярышлары оештырды.

Район башлыгы җитәкчелегендә эшләп килүче наркотикларга каршы көрәш комиссиясе тәкъдиме белән районда "Россия балалары - 2017" ведомствоара оператив-профилактик операциясе кысаларында, шушы көннәрдә район яшьләр эше һәм спорт бүлеге район беренчелегенә мини-футбол ярышлары оештырды.

Әлеге ярышларда Балтач урта мәктәбе һәм гимназиясе, Норма, Урта Көшкәт, Түнтәр мәктәпләре һәм Салавыч күппрофильле лицееннан барлыгы 72 укучы катнашты. Әлеге 6 команда арасында кискен көрәш барды.

1 урында - Балтач гимназиясе, икенчедә - Түнтәр мәктәбе командасы, ә өченче урынны Салавыч лицее укучылары алды.

"Иң яхшы уенчы" номинаиясендә Балтач гимназиясе укучысы Нияз Заһретдинов җиңү яулады.



Нет комментариев