Зур авылларга караганда халык саны азрак булганнарында бәйрәмнәр дә күңеллерәк үтә, бердәмлек тә көчлерәк була. Хуҗалык саны 56 артмаган Сала-Көшкәт авылы халкы да инде менә ничә еллар тирә-якка дан тотып, үзләренең бердәмлекләре белән аерылып торалар.
"23 февраль көнне авылдаш ир-егетләр 4 командага бүленеп хоккей уйнадык. Җанатарлар булган хатын-кызлар да читтә калмады. Алар кёрлинг уенында катнаштылар. Бәйрәм көне саф һавада шау-гөр килеп, күңелләрдә матур хатирәләр калдырып узып китте. Әлеге бәйрәмне оештыруга иганәчелек ярдәме күрсәткән "Дуслык" җәмгыяте җитәкчесе Рамил Гыйльмуллинга һәм актив катнашкан авылдашларга рәхмәт белдерәбез", дип хәбәр итә Юрий Перфилов.








Нет комментариев