«Себер тракты һәм Муса Җәлил тарихы музее» призына хоккей буенча турнир узды
Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!
13 нче февраль көнне «Себер тракты һәм Муса Җәлил тарихы музее» призына хоккей буенча турнир узды. Турнирда Балтач, Норма, Смәел, Шеңшеңәр мәктәбе, Салавыч куппрофильле лицей, Балтач, Карадуган гимназиясеннән 76 хоккейчы катнашты.
1 нче урын- Карадуган гимназиясе
2 нче урын -Норма мәктәбе
3 нче урын — Балтач гимназиясе
Иң яхшы капкачы -Сабитов Әмир (Карадуган гимназиясе)
Иң яхшы яклаучы — Абдрахманов Әмир (Балтач гимназиясе)
Иң яхшы һөҗүмче -Йосыпов Раил (Норма мәктәбе)
Иң яхшы тренер — Нурсәетов Фидәил
Шулай ук чарада башкала кунаклары: 6 тапкыр Россия чемпионы, 5 тапкыр Гагарин кубогы иясе, 4 тапкыр көмеш һәм Россия чемпионатлары призеры Данис Зарипов һәм өч тапкыр Россия чемпионатын отып, ике тапкыр Гагарин кубогы иясе булган, Европа чемпионнары кубогы һәм Континенталь кубок откан " Барс" баш тренеры Александр Александрович Степанов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев