Шахматчыларыбыз Сабадан сөенеп кайттылар...
Спорт

Шахматчыларыбыз Сабадан сөенеп кайттылар...

Байлар Сабасында РСФСРның, Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миӊнехан улы Миӊнехановның истәлегенә шахмат ярышлары уздырылды.

Билгеле, "ут" күршеләребез оештырган ярышларда безнең шахматчыларыбыз да катнаштылар.
1-6 сыйныф укучылары арасында барган ярышларда гимназиядән Данил Закиров икенче булса, хатын-кызлар арасында спорт мәктәбеннән Ландыш Гарифуллина чемпион булып танылды.
Ир-егетләр арасында исә Балтачтан Салават Габдрахманов өченче призлы урынны яулады. Күңелләре булган, шахматчыларыбызныӊ, ярышларның истәлеге итеп һәрберсенә чыршы үсентесе дә бүләк иткәннәр.
Фото: http://2ls.ru/shahmatnye-stati/359

250

Нет комментариев