Татарстан мәктәп укучылары һәм студентларын 3×3 баскетбол турнирына чакыралар
Спорт

Татарстан мәктәп укучылары һәм студентларын 3×3 баскетбол турнирына чакыралар

Турнир уку йортының дәрәҗәсенә карап өч юнәлешкә бүленгән

Татарстан мәктәп укучылары һәм студентлары 3×3 баскетбол буенча округ турнирында катнаша ала. Гаризалар Идел буе федераль округында кабул ителә башлады. Ярышлар Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронажы астында узачак.

Анда көллият һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук авыл җирлегеннән һәм 100 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләрдән мәктәп укучылары катнаша алачак. Уенчылар ике категориядә — егетләр һәм кызлар арасында көч сынашачак. Шул ук вакытта бер командада катнашучыларның барысы да бер белем бирү учреждениесендә укырга тиеш.

Турнир уку йортының дәрәҗәсенә карап өч юнәлешкә бүленгән. Башта ярышлар мәктәпләр, көллиятләр һәм югары уку йортлары эчендә узачак, аннары региональ сайлап алу этаплары узачак. Программа округ суперфиналы белән тәмамланачак.

Югары уку йортлары студентларына сайлап алу этабында катнашу өчен Иде буе федераль округы иҗтимагый проектларының рәсми сайтында теркәлергә һәм гариза бирергә кирәк.

Вести Татарстан


баскетбол

Нет комментариев