Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукай рухы... көрәштә

Яшүсмерләр арасында Тукай исемендәге хуҗалык призына узучы татарча көрәш ярышларының зур тарихы бар. 1995 елда башланган ярышларның популярлыгы, һичшиксез, хуҗалык җитәкчесе Нурулла Сәгъдиев исеме белән бәйле.

1995-96 елгы яшьләр арасында узган быелгы ярышларга да районыбызның иң-иңнәре генә җыйналган иде. Гадәттәгечә, ярышлар Тукай маршы астында башланып китте. Шулай да, соңгы елларда югалткан позицияләре өчен генә бераз борчылуы сизелде Нурулла әфәнденең. Юкса, көрәшне башлап җибәргәндә Субаш мәктәбе командасы лидерлар рәтендә йөри иде. 1997, 2002нче елларда - икенче, 1998, 2006нчы елларда өченче урыннарны яулаганнар. Ләкин менә соңгы елларда гына мәктәп көрәшчеләре җитәкчене куандыра алмый интегә. Югыйсә, җитәкче көрәшне үстерү өчен бар тырышлыгын куя. Ел саен балалар матур-матур бүләкләр белән кайтып китә. Көн барышында «менә дигән» итеп балаларны ике мәртәбә бушлай тукландыралар. Быелгы ярышларның лидеры булып янә Яңгулдан Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов егетләре танылды. Чепьядан Ринат Хәйретдинов, Арбордан Дамир Гобәйдуллин егетләре дә җиңүчеләр рәтендә. Бу ярышларның тагын бер матур моменты бар. Балаларда көрәшкә җылы караш тәрбияләгән кебек, без аларны табигатькә карата да миһербанлы булырга өйрәтәбез. «Галәм гизгән батыр да көч җыярга табигатькә кайтыр» кебек ялкынлы сүзләр язылган Татарстанның Кызыл китабын исә яхшы көрәшчеләргә, җиңүче командаларга шушы ярышларда бүләк итә башладык. Шушы уңайдан, «Балтач дәүләт тыюлыгы» директоры Альберт Фәрхетдиновка изге гамәле өчен зур рәхмәт. Бу юлы Фәрит Габделбәрович китапны Субаш мәктәбе китапханәсенә калдырды. Ярышларның чемпионнары булып түбәндәге көрәшчеләребез танылды: Илсаф Рәфыйков (Яңгул, 45 кг.), Айнур Галләмов (Арбор, 50 кг.), Рамил Хәкимов (Малмыж, 55 кг.), Ирек Әхмәтханов (Яңгул, 60 кг.), Дилүс Рамазанов (Түнтәр, 65 кг.), Раушан Сабиров (Яңгул, 70кг.), Рәсүл Кәлимуллин (Смәел, 75 кг.), Рөстәм Зарипов (Салавыч, авыр үлчәүдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250