Велосипедта – прокуратура хезмәткәрләре (+фоторепортаж)
Спорт

Велосипедта – прокуратура хезмәткәрләре (+фоторепортаж)

Узган шимбәдә Татарстанның прокуратура хезмәткәрләре Сосна Пүчинкәсе – Яңа Кырлай маршруты буена велосипедта үтте.

«Тукай юлы-Путь Тукая” дигән этнотуристик мәдәни маршрут 51 километр араны тәшкил итә. Колоннаны Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкләде. Велосипедчыларны район башлыгы Рамил Нотфуллин каршылады. Колонна составында районыбыз прокуроры Айрат Низамиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, “МДСУ” җитәкчесе Рәшит Ильясов, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов һәм башкалар бар иде.

Әлеге чарада катнашучылар Габдулла Тукайның әнисе каберенә чәчәкләр куйган, Бөек шагыйрьнең Яңа Кырлайдагы музей-йортында булган.


прокуратура

Нет комментариев