Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгулда кул көрәшен гөрләттек (фото)

Тырышалар инде безнең кул көрәшен алып баручы тренерларыбыз. Иганәчеләрне эзләп, хәтта республика, Россиякүләм ярышларга да чыгып китәләр. Чираттагы ярышларыбыз да тренерларыбыз призларына Яңгул авылы җирлегендә узды.

"Яңа тормыш" җәмгыяте җитәкчесе Мәгьсүм Равилович безнең мөрәҗәгатькә каршы килмәде, зур рәхмәт аңа. Аның ярдәме белән барлык спортчылар, килгән кунаклар тәмле ашлар белән сыйландылар. Ярышлар да бар шартларга китереп оештырылган иде. Тантаналы ачылышы да, ябылуы да булды.

Ярышларыбызда 1-3 урыннарны яулаучылар тренерларыбыз Фагыйль Гайнетдинов, бертуган Рамил һәм Ранил Сафиуллиннар тарафыннан әзерләнгән дәрәҗәле медальләр, дипломнар белән бүләкләнделәр.
Инде 2000-2004 елгылар арасында узган ярышларның чемпионнары белән дә таныш булыйк.
Кызлар арасында - Энҗе Гайнетдинова /Субаш-35 кг./, Эльвина Иванова /Чепья-40 кг/, Динә Хаҗиева /Бөрбаш-45 кг./, Рәмзия Гаязетдинова /Арбор-50 кг./, Индира Николаева /Субаш-55 кг./, Маһисәрвәр Минһаҗева /Бөрбаш-60 кг/, Татьяна Арыкова /Чепья-авыр үлчәүдә/,
егетләр арасында - Фазылянов Рәлиф /Яңгул-40 кг./, Александр Свиридов /Яңгул-45 кг./, Рәшит Бариев /Салавыч-50 кг/, Кирилл Васильев /Чепья-55 кг./, Ислам Гафурҗанов /Субаш-60 кг./, Дмитрий Плотников /Чепья-65 кг/, Рамил Сабиров /Яңгул-авыр үлчәүдә/.
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9