Алкоголь шофердан җәяүле ясый
Суд залыннан

Алкоголь шофердан җәяүле ясый

Судта шофер үзенең гаебен таный

8 июнь көнне кичке 6 тулып киткәч, ЮХИДИ хезмәткәре Урта Көшкәт авылында «ВАЗ-21041» автомобилен туктата. Шоферның документларын тикшергән вакытта ук аның алкоголь кулланган булуы күренә, 1965 елгы ир-ат та үзенең исерек булуын инкарь итми. Махсус прибор белән тикшерү дә моны раслый гына, алкотекторның күрсәткече 1,030 мг/л була.

Судта шофер үзенең гаебен таный, ул көнне 250 грамм тирәсе аракы эчкәч, машинасы белән кибеткә юл тотуын әйтә, ләкин юлда аны инспектор туктата.

Әлеге эш буенча барлык тупланган документлар белән танышканнан соң, район җәмәгать судьясы РФ Кодексының 12.8 маддәсе 1 өлешенә нигезләнеп, шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгара.


исерек шофер

Нет комментариев