Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Аракы аяктан да ега, юлдан да яздыра

Суд залыннан

Бу очракның төп герое — Кукмара районы Аш-буҗи авылы егете Илфат Бәдретдинов. Ул 1975 елда туган, рәсми төстә бер урынга да эшкә урнашмаган. Үзенең аңлатмасы нигезендә, 10 июль көнне ул иртән 250 грамм ак аракы эчә. Алкоголь куллангач аның башына Балтач районына барырга кирәк дигән фикер килә һәм «ГАЗ-2834 ХА» җиңел йөк машинасын иярләп, юлга чыга. Кукмара-Балтач олы юлында хәрәкәт иткәндә фаҗига ничек китереп чыгармагандыр, бер Аллаһ белә, ә менә Биктәш авылында ул машинасы белән юлдан төшеп китә. Бу вакыйга урынына килеп җиткән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче инспекторлар аның исерек икәнен күрәләр. Махсус приборга өрдереп карагач, шоферның алкоголь куллануы ачыклана. Илфат Бәдретдинов үзе дә гаебен инкарь итми, ничек булганын сөйләп, аңлатма язып бирә.


Балтач җәмәгатьчелек суды бу эшне карап, барлык беркетмәләрне, күрсәтмәләрне һәм фото-видеоматериалларны өйрәнгәннән соң шоферның гаебе тулысынча раслана, дип тапты. Кукмара егете үзе дә зур ялгышын таныды, бу гамәле өчен чын күңелдән үкенүен җиткерде. Суд карары нигезендә аңа 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килә һәм ул бер ел да алты ай транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Суд карары үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе