Суд залыннан
Газетабызда алкоголь кулланып, транспорт чарасы белән идарә иткән шоферлар турында гел язып торабыз.
Исерек килеш руль артына утырмагыз, сез юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарырга мөмкинсез. Анда кеше сәламәтлегенә зыян килергә яки берәр кешенең гомере өзелергә мөмкин дип кисәтәбез. Ләкин, район ЮХИДИ бүлегеннән алынган саннарга карасак, исерек килеш машина белән идарә итүчеләр саны кимеми.
1 гыйнвар көнне иртәнге 4 тулганда Дорга авылында бер шофер туктатыла. Документларын тикшергән вакытта ЮХИДИ инспекторы аннан алкоголь исе килүен сизеп, ДПС машинасына утыруын сорый, аңа үзенең барлык хокукларын аңлата һәм махсус приборга өрергә куша. Прибор исә алкоголь кулланган булуны раслый. Шофер үзе дә гаебен таный: «31 декабрь көнне кичтән аракы эчкән идем, иртән эшкә чыгып киттем», ди.
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.
Исегезгә төшереп үтәбез, 2025 елның 1 гыйнварыннан исерек шоферлар өчен штраф күләме 30 мең сумнан 45 мең сумга кадәр артты. Ләкин, кызганычка каршы, бу гына да шоферларны туктатмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев