Язмыш тег белән яңалыклар
-
«Мин иремнең колына әверелдем»
Гомерем буе үземне читлектәге кош кебек хис иттем. Әле дә шулай.
-
Нуриәхмәт Сафин: «Әти була торып әтисез үстем мин...»
Адәм баласы ни генә күрми дә, нинди генә авырлыкларга чыдамый. Кара полосадан соң агы килә дип өметләнеп яшәсә дә, ул ак көннәр тиз генә килеп җитмәгән чаклар да була.
-
14 ел атом су асты көймәсендә йөздем
9 май – Җиңү көннәрендә, Хәрби-диңгез флоты бәйрәмендә хәрбиләр арасында килешеп торган флотчы киеме, мөлаемлыгы белән үзенә тарта торган мичман күзгә ташлана иде. Соңрак аның белән танышып киттек, аралаша башладык. Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне уңаеннан, районда бу юнәлештә атом су асты көймәсендә иң күп автоном йөзүдә (16 тапкыр) булган һәм атом су асты көймәсендә ундүрт ел хезмәт иткән мичман Радик Сабиров белән әңгәмә кордык.
-
Үз куллары белән улының бәхетен җимерде
Бик актуаль булган каенана һәм килен темасына бер гаилә язмышы белән уртаклашырга телим.
-
Югалтулар тулы тормыш юлы үткән Рәйханә апа: «Кеше арасына чыгарга көч табарга кирәк»
Һәрчак йөзеннән нур бөркелеп торган бу ханымны күреп, чит-ятлар: «Тормыш юлы бик җиңел булган икән, рәхәттә яшәгән», – дип уйларга мөмкин.
-
Яшисе иде бит әле...
Һәр кешенең яңа туасы көнен үзенчә, яңа хыялларга бирелеп үткәрәсе килә. Ә тормышның исә үз кануннары. Ул сине көтмәгәндә тота да, яңача яшәргә мәҗбүр итә.
-
“Кызлар, мин әти-әнинең үз кызлары түгел бит”
Җирдә яшәлгән һәрбер көн – ул гомер китабының бер бите. Кайвакыт вакыт җиле шул китапның әллә кайчан онытылып беткән бер битен ачып җибәрә дә, кеше хатирәләр урманына кереп югала. Ул урманга бер кереп китсәңме... Әйе, сәяхәтең кайвакытта көне буена сузыла, китапны ябып куйгач та әле шул вакыйгалар әсирлегеннән тиз генә айный алмыйсың.
-
Туй алдыннан хыянәт итте
Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.
-
Ике авылда... бердәй тормыш
Икесендә дә тормыш кайный, өлкәннәре – олыларча гамь белән, яшьләре яшьләрчә энергия белән, «яшим! » дип яши аларда. Буыннар арасында бәйләнеш тә, матур мөнәсәбәтләр дә сакланып калган. Гаилә җылысын өстен куеп яшәүчеләр дә, хезмәтеннән тәм табып, заманча һөнәрләр үзләштерүчеләр дә, бәхетләрен авылда тапкан һәм шуның белән авылны да бәхетле иткән гаиләләр дә шактый. Иң мөһиме: бу сыйфатлар барысы да авылның үткәненә үк барып тоташа. Бүген сүзем Түбән Субаш һәм Сосна Пүчинкәсе авыллары турында.
-
35 елдан артык сыңар кул белән яшәүче Мәсхүт Шакиров: «Сынауны дөрес кабул итеп, сабыр итәргә кирәк»
Улым белән киленем тәрбиясендә кирәкле булып яшим.
-
«Үкенмәслек итеп яшик без!»
Кили мәдәният йортында «Таң нурыдай балкып, гөлләр кебек атып, яши бездә уңган киленнәр» дигән бик матур, эчтәлекле чара үтте.
-
5 сабые белән тол калган ир: «Хатыным балаларны ташлама, диде»
Апас районының Сатмыш авылында яшәүче 33 яшьлек Ринат Хаҗипов биш баласы белән тол калган. Бер атна элек хатыны Раиса мәңгелеккә күзләрен йома.
-
"Әтиемә кияүгә чыктым..."
Бүген мин 20 яшьтән өлкәнрәк "әти"емдә кияүдә. Кая бара бу дөнья!?
-
Сокланырсың да, уйланырсың да
Бу гаиләдә беркем дә зарлануны белми.
-
Тормыш үзе өйрәтә: андый ике йөзлеләр белән аралашмавың хәерле
Кеше үзара аралашмыйча һич тә яши алмый, юмарт йөрәкле, хискә бай, синең дә ниндидер уңай сыйфатыңа гадел бәя бирә белгән киң күңелле затлар безнең яшәү стимулын арттыра, аларның ихлас үрнәге адашканда, ялгышканда маяк булып яктырта.