Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Үз куллары белән улының бәхетен җимерде

Бик актуаль булган каенана һәм килен темасына бер гаилә язмышы белән уртаклашырга телим.

Бу гаиләне бик яхшы беләм, чөнки алар – минем кадерле күршеләрем. Исемнәрен үзгәртеп язам.

Нияз белән Гөлия өйләнешеп бик озак торганнан соң гына бала алып кайтты. Ул баланың тууына алар гына түгел, без дә сөендек. Көтеп алынган ир бала иде ул. Гөлия Марсельне бик карап кына иркәләп үстерде инде. Үзләре зур урында эшләгәч, Марсельне танышлары аша дәрәҗәле югары уку йортында укыттылар, эшкә дә урнаштырдылар. Хәтта Марсельгә өйләнергә кыз да таптылар. Кыскасы, Гөлия улының тормышына хуҗа булырга теләде.

Ләкин йөрәккә әмер биреп булмый. Марсельнең яратып йөргән кызы булган. Әмма ул кыз рус милләтеннән иде. Бу хакта әнисенә әйткәч, улы өчен җанын-тәнен бирергә әзер булган Гөлиянең ничек котырганын күз алдына китерәсездер. Ул аларга каршы төште, үз куллары белән улының бәхетен җимерде. Нәтиҗәдә Марсель белән Света аерылышты.

Бу хәлдән соң Марсель депрессиягә бирелде, гомумән, үз эченә бикләнде. Бик боекты ул, бер кеше белән сөйләшмәс булды. “Гомеремдә дә өйләнмәячәкмен”, – диде әнисенә. Ә Гөлия һаман үз сүзен бирмәде, Светага бик каршы иде.

Еллар үтте. Марсель, чынлап та, өйләнмәде. Ә менә Света кияүгә чыгып тормыш корган, балалар тапкан. Тик ире белән озак яши алмаган, ире чирләп үлеп киткән. Бу фаҗига турында ишетеп, Марсель Светаны эзләп таба һәм алар кабат аралаша башлый. Алай гына да түгел, ике йөрәкнең хисләре яңадан кабына. Бу вакытта инде Марсельгә 40 яшь була. 

Улының туен күрү, оныклар сөю бәхетеннән өметен өзгән Гөлия, ниһаять, Света белән танышырга теләвен әйтә. Шулай итеп, Марсель белән Света кавышып куя. Света 42 яшендә Марсельдән бала алып кайта, Гөлиянең оныгы туа. Сөенгәнен күрсәгез! Менә бит ул бәхет! Хәзер Светасын өрмәгән урынга да утыртмый, “иң яхшы килен миндә” дип кенә тора. 

Бу язмам күпләр өчен гыйбрәт булсын иде. Яшьләр дә, әти-әниләр дә уйлап эш итсен. Бәхеткә аяк чалмагыз, сөйгәннәрнең күңелен рәнҗетмәгез.

 

Исемем редакция өчен генә.

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш