Казанда Сабан туе быел 1нче августта үтәчәк. Әле моңа кадәр башкала Сабан туеның беркайчан да август башында үткәне юк иде.
Сабан туен үткәрү 30 миллион сумга төшәчәк дип тәгаенләнә. Быелгысының шулай соңлап үтүенең сәбәбе - 24 июльдән 9 августка кадәр Казанда дөнья су төрләре буенча дөнья чемпионатында үтәчәк.
Юкса, Сабантуй - татар халкының язгы бәйрәме. Аның исеме үк сабан алдыннан була торган бәйрәм икәнне күрсәтеп тора. Хәзер ул милли рухын җуя кебек, спортчыларга һәм кунакларга гына күрсәтелә торган чарага әйләнеп бара.
Фото: http://president.tatarstan.ru/photo/show/36765
Нет комментариев