19 яшьлек егетне ток сугып үтергән
Төрлесе

19 яшьлек егетне ток сугып үтергән

Бөгелмә электр насослары заводында эшләүче 19 яшьлек электрчы-стажер егетне цехта ток сугып үтергән.

Беренчел фаразлар буенча, бәхетсезлек очрагы эшче электр яктылык лампалары алыштырган вакытта килеп чыккан. Ул урында ук вафат булган. Тикшерү эше дәвам итә.
Чыганак : intertat.ru/

250

Нет комментариев