Россия Үзәк банкы яңа төр акча чыгара башлаячак, дип хәбәр итә «Известия» газетасы. 200 сумлык яңа банкнотта Севастополь герой-шәһәр күренешләре сурәтләнәчәк.
Хәтерләсәгез, 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларга символлар өчен тавыш бирүдә Татарстанның ике символы - Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Кремле дә катнашкан иде. Сайлап алу этапларын узып, алар өченче урынга чыктылар. Беренче, икенче урыннарны Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь шәһәрләре бүлеште.
Нет комментариев