Балтач бистәсенең 3нче номерлы балалар бакчасында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм узды.
Һәрбер группаның аерым-аерым чыгышын карадык. Аннары хезмәттәшләребез белән сөйләшеп, хәлләребезне сорашып мул итеп әзерләнгән табын янында утырдык.
Безне шулай зурлаганнары өчен барлык ветераннар исеменнән бакча мөдире Гөлфәмә Хәкимуллинага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Нурия Хафизова,
Нет комментариев