Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авыр кайгыны кабул итеп булмый ...

Үткәндәге куңел хатирәләрем яңара

Хушлашу

Әле телефоным аша кайгылы хәбәр килеп иреште ( хәер, соңгы вакытта шомлы хәбәрләр гел килеп тора үзе)
Хезмәттәшем, остазым, менләгән укучыларның укытучысы Рауза апа Зиннәтуллина вафат булган...
Иннәә лилләәһи вә иннәә илләйһи рааҗигуун!
Китәсездә мени, аккошлар.....
Китәләр....Хезмәттәшләрем Нәкыйп абый, Фәридә, Сәдисә, ике Әминә, Рәсүлә, Фирая, Бибинур апалар, Наил, Рәмзия, Хәлил, Ренат, Роза, Кәүсәрия, Сания...
Бергә эшләгән хезмәттәшләремне бер - бер артлы вакытларда, Рауза апаның арабызда исән - сау булуы, көчле шәхес булып яшәве куңелләрне җылытып тора, уткәннәр белән байләп торучы корыч күпер иде.

Аянычлы үлемен кабул итеп булмый.

Әле кайчан гына СВО да һәлак булган авылдашы Фәнисне Кариле авылында соңгы юлга озату митингысында чыгыш ясаган иде. Каян кадәр килгән, йөрәкләргә үтеп керердәй сузләр белән чыгыш ясаган иде бит...

Үткәндәге куңел хатирәләрем яңара.
70 еллар башы. Мәктәпкә эшкә килдем, коллектив белән танышам. Жыйнак кына гәудәле, бик тере укытучы белән дә таныштым. Химия фәнен укыта икән.

10 елдан артык стажы бар, шуның хәтле! Миңа бик күп тоелды. Чапшар, Карадуган мәктәпләрендә дә укыткан. Пөхтәлеге, пунктуаль булуы белән җәлеп итте. Контроль эш ала икән, буш сәгатендә шунда ук тикшереп, билгеләрен журналга утыртырга өлгерә, киләсе дәрес өчен планнарын тозеп, лаборатор эш өчен прибор, әсбапларын да карап куя.
Таләпчән, үз сүзен ачыктан - ачык курыкмыйча әйтүе, шул ук вакытта шаян була алуы белән арабызда аерылып тора иде. Хәтерлим, иң тәртипсез, узынган дигән классны «железная леди» Рауза апага тапшырдылар. Шул классның чыгырыннан чыккан дигәннәренен дә куңеленә юл, уртак тел таба белде.
Һәр дәресе безнең кебек яшь укытучыларны тәҗрибә туплау мәктәбе булды. Нинди генә кырыс кебек тоелмасын, дәрестә ягымлы, һәр укучыга якын килә белә, бер караганда, Менделеев таблицасы, формулалардан торган фәнне яраттыра белә иде.
Биредә эшләгән елларымның шактые завуч Рауза апа кул астында үтте. Укытучыларның укытучысы иде! Аңардагы эрудиция, яналыкка омтылыш, методик яктан искиткеч грамоталыгы, туктаусыз фәнни яктан эзләну, тирән белем, укыту осталыгы!
Үзе дә коллективтан шуны таләп итте.
Сер түгел, кайбер мәктәпләрдә коллективларда узара килешмәучәнлек, ыгы- зыгы, хәтта группаларга буленү кебек ямьсезлекләр безгә гайре сәер хәл кебек тоела иде. Житәкчеләребез (фронтовик директор Нәкыйп абый, аның урынбасары Рауза апаның) шәхси үрнәкләре, принципиаль булулары шундый бердәм, көчле коллектив туплый алуда роль уйнагандыр.

Торып - торып гаҗәпләндерә дә, сокландыра да: Рауза апа эшкә Яңа Салавыч авылыннан йөреп эшли иде. Авылның иң югары очы - Биктәш авылы янәшасеннән карлы - буранлы, яңгырлы көннәрдә дә мәктәп ишеген беренче ачучы- ул. Транспортлар да бик юк чаклар. Җәяүләп, түбән очка кадәр төшү, ике авыл арасындагы болынны кичу, купер, тегермән тыкырыгы урамнарын узгач, ферма урамы аша мәктәпкә барып житү... Үз гомерендә күпме чакырымнарга җыелгандыр. Әле бит ул- ир хатыны, килен кеше, иртүк сыерын савасы, маллары; механизатор Мөбаракша абыйны эшкә озатасы, җәяүле мәктәп юллары, мең төрле, мәшәкатьле, тыңгысыз хезмәт юлы.
Җәмәгать эшендә дә купләрнбезгә урнәк булды Рауза апа. Ии аның куңелләргә уткәзеп сөйләгән лекция, чыгышлары, артистларны көнләштерерлек итеп спектакльләрдә төп рольләрне башкаруы.

... 8 ел эшләгәч, мине РОНО га инспектор итеп эшкә алдылар. Минем өчен яңа, үтә дә жаваплы вазыйфа. Моның өчен мине беркем дә өйрәтмәгән, янда ойрәтергә остазлар юк. Аяк - кулдан тотып, салкын суга ыргытылган халәттәмен.
Юк! Рауза апа аша уткән мәктәбем маяк булды. Нинди генә проблема, авырлык туса да, менә кайда кирәк булды аның таләпчәнлеге, методик осталыгы, өйрәтуләре!

Сөенәм: үз вакытында аңа рәхмәтләремне житкерә алдым.
Мәктәпләргә фронталь тикшерүләр уткәрелгәндә, аны гел комиссия составына кертә идек. Хезммәттәшләренә методик ярдәм курсәту, хата- кимчелекләрен шәхесләрен кимсетмичә курсәтә белүе өчен купләр рәхмәтледер.
Лаеклы ялга чыккач, әхлак дәресен Рауза апага тапшыру дөрес гамәл булгандыр. Шундый даресләренең берсендә мин дә катнаштым. Класста кайчандыр мин укыткан укучыларымның балалары утыра. Ә Рауза апа элеккечә гади дә, эчкерсез дә. Изге китабыбыз Корьәни Кәрим, пәйгамбәрләребез хәдисләренә төпле анлатма биреп, сабыйлар куңеленә никадәр әхлак, дини тәрбия орлыклары салды!
Бер авылда яшәмәсәк тә, Рауза апаның авыл, киләчәк өчен гел тынгысыз булуы турында хәбәрдар булдым. Әле авылда башлангыч мәктәпнен бетерелуенә ачынып чаң суга, әле яңа мәчет ачылуга сөенә, эшенә катнаша, әле хезмәттәшләренең соңгы юлга озатуына вакыт табып бара. Укучыларын онытмый: юлда очрашсак, Рауза апа беренче булып исәнләшә, ничек хәтерли, дияләр Укучысы Сәлимә Габделхакованың китабы чыккач, олы яшьтә булса да, Яңгул мәданият йортында узган презентациясендә катнашып жылы чыгыш ясавы, яки Сәрдегән авылы мәдәният йортында атаклы гармунчы Васыйлҗанны искә алу кичәсендә истәлекләре белән уртаклашуы, шунда күп шигырьләр авторы Флера Хамматова- Габдуллинага китабыңны чыгар дип киңәш бирүе- олы йөрәкле булу түгелмени?!
Югарыда язып уткәнемчә, СВО да һәлак булган авылдашлары, күз алдында ускән игезәкләрнең улемен дә йөрәге авыр кичергәндер.

Хуш, бәхил бул, Рауза апа!
Бу фотолар, һәм очрашуыбыз, матур истәлек булып калыр. 2019 елның октябре. Сезнең дә , минем укучым да Фәйрүзә белән сездә очрашу мизгеле. Химия дәресен дә, Рауза апаны да хөрмәт итәм, диде Фәйрүзә. Медучилищены тәмамлагач( анда химия бик кирәк), ул күп еллар хастаханәдә медсестра булып эшлэде. Сезгә рәхмәтен белдерергә килгән иде. Икенче укучыбыз Шәфигуллина - Латыйпова Гүзәлия врачка приемга барасы булып, безнең белән чыга алмады. Бик матур чәчәк гөлләмәсе, мул кучтәнәчен, кайнар сәламен жибәреп калды( фотода шул мизгелләр.
Бик купләр, хезмәттәшләрегез, укучыларыгыз, авылдашларыгыз куңелендә шундый асыл зат булып яшәрсез!
Урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын, әәмиин!

Хезмәттәшең Илсөя Һадиева
1979 елгы чыгарылыш класс укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сагыну