Күп еллардан килгән традицияне дәвам итеп киң күңелле Алан халкы үзенең авылдашларын, якташларын һәм кунакларын 5 июнь көнне узачак зур бәйрәмгә чакыра.
Татарча көрәш буенча баш батырны ат көтә, ә ат чабышындагы җиңүчеләргә акчалата бүләкләр әзерләнгән. Төрле уеннарда катнашып истәлекле бүләкләр алу мөмкинлеге зур. Татар җырын җырларга, тыңларга, биергә яратучылар өчен «Татарча солянка» чыгышы тәкъдим ителә. Тамаша 15 сәгатьтә башлана.
Нет комментариев