Һава торышы бозылачак, юеш кар ява һәм томан төшә, буран көтелә
Иртәгә - 4 декабрьдә, болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, көн дәвамында сәгать саен үзгәреп торачак: кар, юеш кар, томан, буран...
Урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз кар, көндез юеш кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык саклана. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыш тарафтан уртача тизлектә җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 5-10, көндез - 1-6 градус салкын булачак.
5 декабрьгә каршы төндә буран чыгу ихтимал. Һава температурасы 7 градуска кадәр түбән төшә, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
Фото: http://news.1777.ru
Нет комментариев