Һава торышының берникадәр үзгәрүе көтелә.
Төрлесе

Һава торышының берникадәр үзгәрүе көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының берникадәр үзгәрүен фаразлый.

Бүген, 6 май көнне, Татарстан районнарында һәм Казанда төньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр яву ихтималы да бар.
Һава температурасы бүген көндез Татарстан районнарында 10-15 градус җылы булачак.
7 майга каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана. Көньяк районнарда яңгыр явачак. Төнге температура 2-7 градус җылы булачак.
Чыганак: http://intertat.ru
Фото: http://www.dnepr.com/main/ukraine/12773-pogoda-portitsya.html

250

Нет комментариев