Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Яңа Чишмә районында булган. Социаль челтәрләрдә Казан-Оренбург юлындагы фаҗига белән тәмамланган һәлакәт фотолары чыкты.
Шаһитлар хәбәр итүенчә, һәлакәт 10.30 сәгать тирәсендә Яңа Чишмә районы Зирекле авылы тирәсендә булган. Якынча мәгълүматлар буенча ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше үлгән. Шаһитлар өч кеше зыян күрүе турында хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре билгеле түгел.
Нет комментариев