Августта озын яллар буламы?
Татарстанда яшәүчеләрнең киләсе озын яллары ноябрьдә генә булачак
Татарстанда яшәүчеләр 30 августта Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәк. Бу көн бәйрәм уңаеннан ял көне дип санала, ләкин татарстанлыларның озын яллары булмаячак, дип яза Татар-информ.
Быел 30 август шимбәгә туры килә. Бу көн биш көнлек график белән эшләүчеләр өчен болай да ял көне булып тора. Федераль бәйрәмнәр очрагында мондый ситуацияләрдә өстәмә ял көне бәйрәм көненнән соңгы эш көненә күчерелә, нәтиҗәдә озын яллар килеп чыга.
Республика бәйрәмнәренә килгәндә, мондый күчерү ясалмый. Шуңа күрә, әгәр татарстан бәйрәме шимбә яки якшәмбегә туры килсә, озын яллар билгеләнми.
Исегезгә төшерик, Татарстанда яшәүчеләрнең киләсе озын яллары ноябрьдә генә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев