Балтач егетләре «Рубеж» республика профильле сменасында булдылар (фото)
Төрлесе

Балтач егетләре «Рубеж» республика профильле сменасында булдылар (фото)

Хәрби-патриотик смена вакытында егетләр үзләрен төрле яклап сынады.

Районның патриот егетләре Ислам һәм Илһам Хәйруллиннар «Рубеж» республика хәрби-патриотик сменасында катнаштылар.

«Рубеж» сменасының максаты – яшьләрне глобаль вакыйгалар аша Ватан тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, шулай ук хәзерге буынны патриотик эшчәнлеккә тарту юлы белән тәрбияләү.

Смена вакытында катнашучылар түбәндәге юнәлешләрне өйрәнделәр: беренче медицина ярдәме; үз-үзеңне саклау; тактика; урында ориентлашу һәм туризм; штаттан тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту методларын эшләүгә юнәлдерелгән практик дәресләр; гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту методлары буенча психологик тренинглар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев