Балыкчылар өчен ел әйләнәсе сезон ябылмый. Алар җәйге эсседә дә, кышын да, язгы-көзге яңгырда да елга-күлләргә ашыга.
Балтачта яшәүче Рәхмәтулла абый - һәвәскәр балыкчы. Ел әйләнәсе ял көннәрендә ул дуслары белән районыбыз елгаларында балык тотарга йөри.
- Балачактан канга сеңгән инде ул балыкка йөрү. Иптәшләрем белән җәй көннәрендә су коена-коена балык каптырулар матур хатирә булып күңелдә саклана, - ди ул.
Вакыйф Зәкиев фотолары
Нет комментариев