Әле берничә ел элек кенә кәҗәләр бистә буйлап иркенләп йөри иде. Утырткан агачлар һәм куакларга, карап үстергән чәчәкләргә зыян салалар, урамнарны пычраталар, гомумән, район үзәгенең "дәрәҗәсен" төшерәләр иде.
Көз җиттеме алар сафына сыерлар да кушылып, хуҗалар өйдә юк чакта, бәрәңге, яшелчә бакчасына һөҗүм ясыйлар иде. Ниһаять, мондый күренешләргә нокта куелды. Әллә штрафлар хәл итте, әллә дәүләт тарафыннан бирелүче субсидиянең файдасы булды. Белмәссең. Хәзер иректә йөргән кәҗәләр дә, сыерлар да күренми. Әллә мин ялгышаммы? Иректә йөрүче кәҗәләргә юлыксагыз, фотога төшереп безгә җибәрегез.
Нет комментариев