Балтач волонтерлары «Китапка икенче гомер» акциясенә өнди
Төрлесе

Балтач волонтерлары «Китапка икенче гомер» акциясенә өнди

Татарстанда «Китапка икенче гомер бир» дигән игелеклелек акциясе старт алды. Аның максаты мәктәп китапханәләре файдалы уку, фәнни-популяр, әдәби, белешмә китаплары белән тулыландыру.

Балтач урта мәктәбе волонтерлары Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, казначейство, салып инспекциясе, суд приставлары һәм башка оешмаларда булып, шушы акция белән таныштырдылар һәм өлкән абый-апаларын анда актив катнашырга чакырдылар.
Шушы акция ярдәме белән мәктәп китапханәсе 905 данә китап-журналларга тулыланды.
Акция 21 октябрьга кадәр бара. Китап-журналларыгыз булса мәктәп китапханәсенә китерә аласыз.
Фото: http://www.lomonschool.ru/news/?r71_id=5188

250

Нет комментариев