Соӊгы вакытларда яуган яӊгырлар районыбыз юлчыларыныӊ эшен хәйран артка калдырды. Әмма алар кул кушырып ятмыйлар, билгеле.
Юл төзәтү эшләренә алар, аз гына көн ачылса да, барлык көчләрен куеп тотыналар. Аларныӊ тырышлыгын нәкъ менә урак вакытында игенчеләр хезмәте белән чагыштырып буладыр. Бүгенге кызу эш урыны - Пыжмара-Нөнәгәр юлы.
Нет комментариев