Гаиләдә бала туу - иң сөенечле вакыйгаларның берсе. Моны сүз белән генә аңлатып бетерә торган түгел. Бала - ул чиксез ләззәт, нарасые янында һәр ата-ана ял һәм куаныч таба.
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы кысаларында, 23 апрель көнне Балтач ЗАГС бүлегендә гаиләдә икенче, аннан соңгы балаларын тапкан әниләргә "Ана капиталы" сертификатын тапшыру тантанасы булып узды.
Бүлек җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде. Балтач районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфуллин матур теләкләрен юллап, әниләргә сертификатларны тапшырды, аларның куллану тәртибен аңлатты. Шушы балалар киләчәктә әти-әниләргә ныклы терәк булып, шәфкатьле, мәрхәмәтле булып, ил көннәребез өчен игелекле булып үссеннәр иде.
Нет комментариев