Балтачта бер көндә ике янгын булды
Төрлесе

Балтачта бер көндә ике янгын булды

Балтачта 8 ноябрь көнне көндез сәгать 11ләрдә янгын частена Ибраһимов урамында өй януы турында хәбәр алына.

Чакыру урынына ике машина чыгып китә һәм утка җәелергә ирек бирмичә, урында сүндерәләр. Кич сәгать 8 тулырга 20 минутта шундый ук хәбәр Карл Маркс урамыннан алына. Һәм үзләреннән ерак булмаган йортка янгынчылар тиз арада ике машина белән килеп утны бик тиз тукталар. Ике очракта да янгыннан өйгә тормаслык дәрәҗәдә зур зыян килми. Ике очракта да ут электрдан чыккан дип табыла. Хөрмәтле райондашлар! Электр, газ приборларыннан файдаланганда саклык чараларын онытмасак иде.
Фото: http://bk55.ru/

250

Нет комментариев