Балтачта бәрәңгеләр тимер арасында да үсә (+фото)
Төрлесе

Балтачта бәрәңгеләр тимер арасында да үсә (+фото)

Быел табигать могҗизаларга бик бай булды. Ул булмасын һава шартлары, табигать җимешләре - һәрберсе үзенчә шаккатырды.

Бәрәңге алган чакта үзебез дә бик кәмит бер бәрәңгегә юлыккан идек. Спераль рәвешендә чорналган алюмин чыбыкка кереп үскән бәрәңгене күреп һәммәбез дә гаҗәпләнгән идек.
Беркөнне редакциябезгә Балтачта яшәүче Фаил Габдрахманов керде. Ул исә тимер арасына кереп үскән бәрәңге алып килгән иде.

- Могҗиза дими, ни дисең, карагыз әле, бәрәңге тимер арасына кереп үскән бит, - ди Фаил абый.

Чыннан да, могҗиза. Ә сезнең безнең белән уртаклашыр могҗизаларыгыз бармы? Безгә юллагыз.
Фаил Габдрахманов фотосы.

250

Нет комментариев