Кичә - 10 апрель көнне Балтачта көчле ташу булды.
Җырдагыча: Акты ташып, акты ярсып кар сулары,
Шулдыр инде язның шашып ярсулары ...
Алдагы төндә яуган яңгыр инеш-елгаларга басу-кырлардан кар суларын агызып алып төште. Соңгы берничә елда мондый көчле, мул сулы ташуларны күргән юк иде. Элек-электән язгы ташуның көчле булуын яхшыга юраганнар, борчу-сагышларны, авырлыкларны алып китә, дип әйткәннәр. Амин! Шулай гына була күрсен! Еллар - имин, дөньялар - тыныч, уңышлар - мул булсын иде! Әлеге фоталарда сез Норма, Кариле, Чапшар, Алан, Бөрбаш, Арбаш, Арбор, Таузар авылларындагы ташуны күрәсез.










Нет комментариев