Балтачыбызда салкынча, нәкъ кышкы һава.
Төрлесе

Балтачыбызда салкынча, нәкъ кышкы һава.

Кичә иртән - 25, кайбер урыннарда - 28 градус салкын булса да, бәйрәмгә әзерлек мәшәкатьләре белән бу сизелмәде диярлек.

Шулай да, урамга чыкканда җылы киенеп чыгарга иренмәгез. Әле яллар озын, салкын тидереп, ул көннәрне хастаханә юлын таптап, йә булмаса урын өстендә ятып үткәрмәсәк иде. Кичкә салкын һава сакланача, җил юк дәрәҗәсендә иде. Бүген җылырак, минус 18, -19 градус салкынлык, кар да төшкәләр, дип фаразлана. 2 январь көнне һава торышы бераз җылыначак. Иртән-иртүк 18 градус салкын булса, кичкә әйләнә-тирәдә минус 7 градус кына салкынлык көтелә. Шулай ук күктән төшкән кар бөртекләре бәйрәмнеӊ бизәге булачак. Бәйрәмнәрне матур каршылыйк!
Фото: http://www.vdvsn.ru/novosti/region/predvaritelnyy_prognoz_pogody_v_arkhangelskoy_oblasti_na_predstoyashchie_prazdniki/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев