Кыш көне социаль челтәрләрдә Балтач районының Карадуган авылы янәшәсендә рысь күрүләре турында видео таралган иде. Бу көннәрдә чираттагы видео челтәргә чыкты.
Баксаң, әлеге рысь авылга якын гына урында балалаган булган. Инде баласы беркемнән курыкмый шәхси хуҗалыклар янәшәсендә йөри.
"Әлегә беркемгә дә ташланмый, үзен тыныч тота, үсә төшкәч, нишләр?"- ди видео авторы. "Кызыл китап" ка кертелгән җәнлек, атарга да ярамый дип тә өсти. Әлегә ана рысь күренми икән, ә баласы... видео авторының лапасына кунакка килгән.
Бу видео шул урында өзелә. Рысь баласының һәм авторның язмышы билгесез. Дәвамы булырга охшаган...
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
Без имени
0
0
Рысь баласы тугел бит ул, песие ул анын