Балтачыбызның тарихи һәйкәлен хуҗалар игътибарсыз калдырмасын иде!
Җәй җиттеме, Каракүл яннары олылар, балалар тавышына күмелә
Читтәгеләр белән сөйләшкәндә, и мактанабыз инде: безнең Кара күлебез бар, аның табигате, матурлыгы, суы чиста, җәннәт почмагы диярсең, дип.
Тик Кара күлнең тирә-ягы чүпкә баткан, берничә урынында суга төшә торган махсус урыннар - баскычлар ватылган, кайберләре инде су астында калган.
Балтачыбызның тарихи һәйкәле булган мондый урыннарны хуҗалар игътибарсыз калдырмасын иде.
Безнең белешмә: Кара күл 1978 елның 15 гыйнварыннан табигать һәйкәле объекты булып санала. Ул Шушма елгасының сулъяк үзәненнән күтәрелгән калкулыкта, Ярак Чурма авылыннан көньяк-көнчыгыш өлештә — ике чакрым ераклыкта урнашкан. Күлнең суы грунт сулары һәм агып төшкән сулар хисабына тулыланып тора. Берничә ярдан чишмә сулары да агып төшә, күл төбеннән дә чишмәләр ата. Кара күл Карст катламы чыгышыннан санала, биредә карбонат, сульфат, ангидрид катламнары бар дип исәпләнә. Күл озынча формада. Күлнең озынлыгы 200 м, иң зур киңлеге 130 м. Уртача тирәнлеге 8 м, максималь тирәнлеге 18 м. Каракүл балык тоту, ял итү өчен бер дигән урын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев