Баш  табиб “Хезмәт”ле булды
Төрлесе

Баш табиб “Хезмәт”ле булды

Кичә район үзәк хастаханәсендә эшләүче бертөркем хастаханә хезмәткәрләре үзләренең районыбыз патриотлары икәнлекләрен дәлилләп, район хәбәрләре белән даими танышып бару өчен "Хезмәт"кә язылды.

Баш табиб Газинур Дәүлив та укымышлы хезмәткәрләреннән калышмады, бик тә теләп газетабызның абунәчесенә әверелде."Хәзер сәламәтлек тормышта мөһим роль уйный. Профилактика эшләре алып барганда район газетасының файдасын күп күрәбез. Шуңа да газетага һәрчак язылам, кызыксынып укыйм", диде район матбугаты белән тыгыз элемтәдә эшләүче Газинур Дәүләтович. "Хезмәт"кә язылырга ярдәм иткән баш табибның кабул итү бүлмәсендәге секретарь Гөлнур Игнатьевага ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.
"Хезмәт"кә язылу дәвам итә. Ташламалы чак икәнлеген онытмыйк. 1-10 декабрь көннәрендә 560 сум 52 тиенгә язылып була. Бүген район почта бүлегендә "Абунәчеләр көне" дә оештырылды, лотерея уены булды. Шулай ук бистәдә яшәүчеләр өчен альтернатив язылу да дәвам итә.

250

Нет комментариев