Ирен көткән арада, теге адәм уяна. Ванна ишеген тартып карый. Аннары чыршы төбенә матрас җәеп, ятып йоклый.
Ире кайткач, егетне уята. Әмма егет берни дә аңлата алмый - мыгырдана гына. Ир полициягә шалтыратырга мәҗбүр була.

Егетне җибәрә алмагач, сумкасын актаралар. Егет медицина институтында укучы 4 курс студенты булып чыга. Исеме белән эндәшә башлагач, ул уяна, җавап бирә башлый. Әмма фатирга ничек килеп кергәнен аңлата алмый. Егетнең социаль челтәрдәге аккаунтын табалар, ул клубларга йөрергә яраткан кеше булып чыга. Күрәсең, ул төнге клубтан соң ялгыш фатирга кайткан.
Дусларына аңлаткач, алары шаярта башлый, имеш, бу Альбинаның язмышы. Әмма ире "Ирония судьбы"дагы Ипполит кебек җебек булып чыкмый - егетне куып чыгара. "Хәзер мин ишекне берничә тапкыр тикшерәм", - ди Альбина.

Нет комментариев