Бер төрле сөйли, икенче төрле эшли
Төрлесе

Бер төрле сөйли, икенче төрле эшли

Бер унбиш еллап элек мәет күмәбез. Җеназасыннан соң, ишегалдына алып чыктык. Имам мәеткә күрсәтеп, вәгазь сөйли башлады.

«Эчте инде, эчмәгән булса яшәгән булыр иде әле. Менә сезгә бик әйбәт гыйбрәт инде бу» ди. Мәетнең тормышын хурлап, әле тагын шактый сөйләде. Көзге вак яңгыр астында болай да туңып тора идек, тагын да салкын булып китте.

Икенче бер вакыт шул имамның мәчеттә сөйләгән вәгазен тыңларга туры килде. «Мәет өстенә начар итеп сөйләргә ярамый, дөньялыкта кылган яхшы гамәлләрен генә искә алу мәслихәт. Мәетне хурлау иң начар гайбәт, үзебезгә гөнаһ җыябыз» ди. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләп йөргән имамның сүзе ышанычлы микән?!

250

Нет комментариев