Бәла килгәндә социаль хезмәткәрләр ышанычлы таяныч.
Төрлесе

Бәла килгәндә социаль хезмәткәрләр ышанычлы таяныч.

«Бәла аяк астында», дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Күптән түгел минем уң аягым шеште, аякка баса да алмадым.

Социаль яклау бүлегендә эшләүче Тәслимә Хәсәнова минем белән хастаханәгә барды. Даруханәдән кирәкле дауларны да алып кайтып бирде, ашарга да пешерде. Мин бер атна аягыма баса алмадым. Шундый авыр вакытта Тәслимә хәлемне белеп, кирәк-яракны алып кайтып торы. Кылган игелекләре өчен Тәслмәгә мин бик рәхмәтле.

Ул минем киңәшчем дә, булышчым да. Социаль хезмәткәрләр тыл ветераннарының һәм өлкәннәрнең ышанычлы таянычлары. Үз эшләрен намус белән башкара торган хезмәткәрләр генә туплаган җитәкчеләр: Алсу Фаризовнага, Гөлнара Айдаровнага, Әнисә Кәшифовнага рәхмәтемне белдерәм, эшләрендә уңышлар телим.

Фото: http://eroshova.ru/articles/filosofiya-zhenyi/

250

Нет комментариев