«Цыган» киносында Будулайны уйнаган СССРның халык артисты Михай Волонтир үлгән.
Аңа 81 яшь булган. Актер соңгы айларда бик нык авырган. Яман чир һәм шикәр диабеты белән авыруна карамастан, ул 2014 елга кадәр театрда уйнаган.
Михай Волонтир 1934 елда Молдавиядә туа. Бик күп күренекле фильмнарда уйный. Алар арасында «В зоне особого внимания», «От Буга до Вислы», «Следы оборотня» һәм башка картиналарны атарга була. Әмма ул халык күңеленә «Цыган» һәм «Возвращение Будулая» киносындагы Будулай роле белән кереп калды.
Фото: https://news.mail.ru/society/23306908/
Нет комментариев