Бүген +24 градуска кадәр җылыта
Төрлесе

Бүген +24 градуска кадәр җылыта

Республикада кабат алмашынучан болытлы һава торышы көтелә

Бүген, 14 октябрьдә, Татарстанда антициклон алып килгән аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада кабат алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Сизелерлек явым-төшем фаразланмый.

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җилнең көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда 12 метрга кадәр җитәчәк (шул исәптән Казанда да).

Җылы төннән соң (+5..+10 градус) төбәктә һава температурасы көндез +19..+24 градуска (ТР башкаласында +19..+21 градуска) кадәр күтәреләчәк.

Татар-информ


Нет комментариев