Бүген көндез температура +15 градуска кадәр күтәреләчәк
Төрлесе

Бүген көндез температура +15 градуска кадәр күтәреләчәк

Төнге һәм көндезге температура арасындагы аерма республиканың көньяк — көнчыгышында 23 градуска җитәчәк

Чәршәмбе, 28 октябрьдә, республикада элек урнашкан коры һәм аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Явым-төшемсез бераз болытлы һава көтелә. Җил алмашынучан, салкын төннән соң, төбәкнең көнбатышында түбән урыннарда температура -4 кә, ә көнчыгышта һәм урыны белән көньякта -8 кә кадәр төшкәндә, һава көндез +10...+15 кә кадәр җылыначак. Казанда термометр баганалары +11... +13 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шулай итеп, төнге һәм көндезге температура арасындагы аерма республиканың көньяк — көнчыгышында 23 градуска җитәчәк.

Казанские ведомости


Нет комментариев