Булганчы кирәк, булганнан соң кирәге калмый
Төрлесе

Булганчы кирәк, булганнан соң кирәге калмый

Зарыгып көткән бассейн ачылды, тик бүгенге көндә бирегә халык аз йөри.

Без шундый халык: булганчы кирәк дип кычкырабыз да, булганнан соң кирәге калмый. Спорт сарае белән дә, бассейн белән дә шул ук хәл. Ачылганчы ниләр генә, кайларга гына язмадык. Көттергән бәхет килде, Балтачыбыз да бассейнлы булды. Йөз рәхәтләнеп, юк бит. Ачылган шәпкә күп итеп йөрде дә, тынды халык. Сәбәбе нидә икән? Сайт укучыларыбыз арасында сораштыру үткәреп, сәбәбен ачыкларга булдык.

Ни өчен халык бассейнга аз йөри?
• Көндәлек йөрү кесәгә суга.
• Бакча эшләре чоры.
• Хезмәт күрсәтү ошамый.
• Безгә уңайлы вакытта буш урыннар булмый.
• Ара ерак.


бассейн

Нет комментариев