Быел Кыш бабай поезды 8нче ноябрьдә Бөек Устюгтан кузгала
Кыш Бабай поезды Казанга 14нче декабрьдә килер дип көтелә. Бу кышта ул Горький тимер юлы чикләрендә урнашкан барлыгы 11 шәһәрдә туктала.
Быел Кыш бабай поезды Россия буенча алтынчы сәяхәтенә кузгала, ул 8нче ноябрьдә Бөек Устюгта башлана һәм 63 көн дәвам итә. Поезд барлыгы 24 мең чакрымга якын юл үтә һәм 65 шәһәрдә була.
Кыш бабай поезды – ул бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция, аның алдында – паровоз, ә составта кышкы тылсымчы белән очрашу өчен салон-кабул итү бүлмәсе, уеннар һәм квестлар өчен әкият авылы һәм Кар патшабикәсе вагоны, курчак театры, сувенирлар кибете, чәй эчү өчен ресторан һәм буфет урнашкан.
Поезд тукталыш ясаган һәр шәһәр вокзалында артистлар катнашында балалар өчен анимацион программа оештырыла. Кыш бабай поезды беренче тапкыр 2021нче елның 5нче декабрендә юлга чыкты. Биш ел эчендә ул 372 шәһәрдә булган һәм 128 мең чакрымнан артык юл үткән.
Вести Татарстан
Нет комментариев