Яр Чаллы шәһәре ГЭС поселыгы янында Мәләкәс елгасында 7 нче класста укучы, 14 яшьлек Альберт дистәгә якын ял итүче каршында суга батып үлә. Бу хәл 30 май көнне була.
Бу урында су коену рөхсәт ителмәгән була. Суда уйнаганда малайларныӊ берсе ярдәмгә чакыра башлый, әмма берничә кеше ярдәмгә ашыгуга карамастан, ул төпкә китә.
Урынга МЧС вәкилләре, водолазлар килеп, 1 сәгать ярым төпне айкагач кына гәүдә өскә чыгарыла.
Соӊгы тәүлектә республикада суга батучылар саны 3кә җиткән. Болар Алексеевск, Лаеш һәм Яшел үзән районнарында.
Хөрмәтле әти-әниләр! Җәйге каникул вакытларында балаларныӊ зурлардан башка, тыелган урыннарда , су коенуын ныклы контрольгә алырга кирәк!
Чыганак: http://prokazan.ru/
Чыганак: http://prokazan.ru/
Фото: http://newstes.ru/uploads/posts/2015-04/podrostok-utonul-na-glazah-u-brata-v-azovskom-rayone-rostovskoy-oblasti_1.jpeg
Нет комментариев