Чаллыда шаккатмалы вакыйга булган. Ремонт ясаучы бригада балкон тышлаганда люлька белән бергә 3 нче каттан килеп төшкән.
Бик каты имгәнгән эшчеләрне бергә сырхауханәгә озатканнар, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы.
Шул рәвешле, 9 апрель иртәнге 9да Чаллының Яңа Шәһәр комплексындагы 16/11 нче йорт янында, иртәнге планеркадан соң, 3 эшче төзелеш люлькасында 3 нче кат турысына күтәрелгән һәм, ниндидер сәбәптән, кинәт күтәрткеч өзелеп, ирләр люлька белән бергә егылып төшкән. Эшчеләрнең берсенә 46 яшь булып, калган икесенә - 39ар яшь.
Чыганак: "Татар-информ"
Фото: http://www.business-gazeta.ru/article/129870/
Нет комментариев