Алдагы елларда кечкенә авылларда кулланучылар җәмгыятенә караган кибетләр саны кискен кимегән иде. Имеш, сату юк, акча керми.
Аныӊ шул төзелгән сәүдә системасы да уйлап чыгарылган «кыенлыклар» күп, дип таралды бугай. Әмма, Чепья ягында кулланучылар җәмгыятенә караган кибетләрнеӊ күбесен саклап кала алдылар. Алар халыкка сәүдә хезмәте күрсәтеп, яхшы гына нәтиҗәләргә ирешәләр.
- Сатсаӊ, авылларга чыгып сәүдә оештырсаӊ, (әле без Мари Эл республикасы авылларына да чыгабыз), эшләргә була, хезмәт хакы да шуннан тора, - ди Тагашур авылы сатучысы Екатерина Константинова.
Авылныӊ уртасында урнашкан кибеткә сатучыныӊ ягымлы йөзе, һәр кешенеӊ күӊеленә матур сүзләр табуы да бу сәүдә ноктасыныӊ авылныӊ үзәге булуына ярдәм иткәндер.
Нет комментариев