"Факел" клубы 25 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чарага клубка нигез салган, аны булдыруга көчләрен кызганмаган, заманында җитәкче һәм тренерлар, укытучы-тәрбияче булып эшләгән шәхесләр чакырулы иде.
Истәлекләр, тәбрикләү сүзләре, бүләкләр бик мулдан булды бу көнне. Җыр-биюләр бәйрәмгә тагын да ямь бирсә, тарих эзләре буенча эшләнгән видеоязмалар безне кабат клуб оешып эшли башлаган елларга алып кайтты. Биредә канат ныгыткан егет-кызларны фотолардан күреп, бүген аларның районның күренекле кешеләре булуларына сокланып утырдык. Әмма халыкның аз килүе, турыдан-туры клуб белән бәйле кешеләрнең барысы да килмәве авыр хисләр калдырды.
Ныклы нигез салынганга күрә үткәне, бүгенгесе бар, киләчәге дә өметле булачак, диделәр кунаклар. Амин, шулай булсын. "Факел"ның утлары көннән-көн ныграк янсын.
Фотоларны тулы күләмдә биредә карагыз: http://www.baltaci.ru
Факел клубына - 25 яшь (бәйрәм чарасыннан видеоязма 1нче өлеш)
Факел клубына - 25 яшь (бәйрәм чарасыннан видеоязма 2нче өлеш)
Факел клубына - 25 яшь (бәйрәм чарасыннан видеоязма 3нче өлеш)
Факел клубына - 25 яшь (бәйрәм чарасыннан видеоязма 4нче өлеш)
Факел клубына - 25 яшь (бәйрәм чарасыннан видеоязма 5нче өлеш, фото һәм видеоязмаларның авторы Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА)
Нет комментариев