Бүген район мәдәният үзәгендә Минзәлә татар дәүләт драма театры тарафыннан куелачак 4 пәрдәле “Иблис” трагедиясенә ике билет уйнаттык.
Барлык таләпләрне үтәп, билет уйнатуда катнашкан 27 укучыбыз арасыннан бу юлы бәхет Фәния Исхаковага елмайды. Фәния ханымны җиңүе белән тәбриклибез һәм билетларын редакциядән килеп алуын сорыйбыз.

Райондашларыбызны бүгенге тамашага чакырып калабыз, килегез, күрегез, үкенмәссез, диләр минзәләлеләр.

Ә сайт укучыларыбызга исә, бездән аерылмагыз, алда әле тагын билетлар уйнату, кызыклы бәйгеләр көтелә, дип ышандырып калабыз.
Нет комментариев